Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Пешереп карагыз

Ларисадан - Үзбәк ашы – Дәмләмә

Кирәк була:

ит – 2 килограмм, бәрәңге – 1 килограмм, суган 3-4 баш, кишер – 4 данә, помидор – 3 данә, тоз, борыч, зира, 3 баш сарымсак, кайнаган су.
Казанны кыздырып, салабыз сыек май (растительное масло), май кызгач ире кисәкләргә туралган итне салабыз, ике ягын кызартып алабыз. Суганны ярым божралап, кишерне ярым тәгәрмәчләп, тоз, борыч, зира ит өстенә салабыз – 10 минут капкачын каплап пешереп алабыз. Помидорны бик вак итмичә турыйбыз, итне күмәрлек итеп кайнаган су да салабыз, әрчегән бәрәңгене зур кисәкләргә булеп, сарымсакны итнең өстенә тезеп чыгабыз, капкачын каплап 1-1,5 сәгать акрын утта пешерәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев