Салат «Греческий»
Ларисада кунакта
Салат «Греческий»
Безгә кирәк була: помидор 2 данә (минеке черри помидоры), кыяр 2 данә, суган – 1 данә, болгар борычы 1 данә, сыр фета – 200 грамм, зәйтүн шимеше (маслины) – тәме буенча, зәйтүн мае – 4 аш кашыгы, ярты лимонның суы, борыч, тоз, салат яфрагы.
Яшелчәләрне, сырны шакмаклап, суганны боҗралап турыйбыз, соус салып болгатабыз.
Соус өчен: лимон суы, зәйтун мае, борыч, тоз.
Тәлинкәгә салат яфрагы тезәбез, өстенә салатны салабыз, сырны өстибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев