Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Пешереп карагыз

Жульен рецепты

Ларисада кунакта

Жульен

Кирәк була: 400 грамм тавык ите, 300 грамм гөмбә (минеке каен гөмбәсе), 1 зур суган, 200 грамм каты сыр, 300 грамм каймак 15 яки 20 %, 2 аш кашыгы он, тоз, борыч, үсемлек мае.
Тавык итен шакмаклап турарга, үсемлек маенда кыздырып алабыз. Суганны вак итеп турыйбыз, кыздырып алабыз. Гөмбәне шакмаклап турарга, 10-15 минут капкачын каплап майда пешереп алабыз. Итне, суганны гөмбәне бергә кушабыз, тоз, борыч сибәбез тәменә карап.
Коры табада он кыздырабыз, бик кызыл төскә кертмичә, салабыз каймакны, кайнатып алабыз, тоз сибәбез. Яхшылап болгатып, ит массасы өстенә салабыз, болгатабыз да, табага яки махсус жульен савытына салабыз тигезләп, өстенә эре угычтан уып сыр сибәбез.
Духовкада 15-20минут пешереп алабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев