Әтнә район суды карар чыгарды
Район хәбәрләре

Әтнә район суды карар чыгарды

Әтнә район судында сәламәтлеккә уртача зыян салу турындагы җинаять эше буенча хөкем карары чыгарылды.

2026 елның 16 сентябрендә Татарстан Республикасы Әтнә район суды РФ ҖК 112 маддәсенең 2 нче өлешенең «з» пунктында каралган җинаять кылуда гаепләнүче Р.Р. Заһидуллинга карата җинаять эшен — корал сыйфатында кулланыла торган әйберләрне кулланып, аңлы рәвештә сәламәтлеккә уртача авырлыктагы зыян салуны карады. 
Суд утырышында гаепләнүче гаебен тулысынча таныды, кылган эшенә үкенде. Җәза билгеләгәндә суд гаепне тулысынча тануны, үзе килүне, гаепләнүченең һәм аның якын туганнарының сәламәтлеге торышын, уңай характеристикаларны исәпкә алган. Җәзаны авырайта торган хәлләр ачыкланмаган. 
Р. Р. Заһидуллин гаепле дип табылды һәм аңа 2 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде. РФ Җинаять кодексының 73 маддәсе нигезендә, җәзаны 2 ел сынау срогы белән шартлы дип санарга карар ителгән.
Хөкем карары игълан ителгән көннән алып 15 тәүлек эчендә Татарстан Республикасы Югары Судына апелляция тәртибендә шикаять ителергә мөмкин.
Татарстан Республикасы Әтнә район суды матбугат хезмәте 2026 елның 16 сентябре
 


Нет комментариев