Көзге муллык - көзге матурлык
Район хәбәрләре

Көзге муллык - көзге матурлык

«Һәр фасылның үз матурлыгы бар», - ди Югары Сәрдә авылыннан Гөлнур Хөснетдинова.

Менә хәзерге вакытта табигатьтә көз хакимлек итә. Бу ел фасылы аеруча матур. Көз табигатьне төрле төсләргә буяп, төрле буяуларга мана. Алтын көз ул – амбарларның ашлык белән тулуы, табынның яшелчә, җиләк-җимеш белән мул булуы да. Шул уңайдан Югары Сәрдә авыл клубы ишегалдында «Көзге муллык — көзге матурлык» дип аталган яшелчә-җимешләр, чәчәкләрдән гөлләмәләр, шулай ук яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән пешерелгән ризыклар һәм кышкылыкка эшләнмәләрдән торган күргәзмә оештырылды.

Бәйрәмнең икенче өлешендә катнашучылар конкурсларда һәм уеннарда бик теләп катнаштылар, табышмаклар чиштеләр.Чара яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән пешереп алып килгән сый-хөрмәттән торган табын артында чәй эчү белән тәмамланды. Шунысы куандыра – чарада катнашучылар барысы да актив булдылар.


Нет комментариев