Әтнә таңы

Әлмәттә өч яшьлек малай тугызынчы каттан егылып үлгән

Фаҗига факты буенча тикшерү башланган.

Әлмәттә өч яшьлек малай тугызынчы каттан егылып үлгән. Бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр ителә.

Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифасын башкаручы Рамил Әхмәтҗанов хәбәр иткәнчә, бу факт буенча тикшерү үткәрелә. Һәлакәт урынына Әлмәт шәһәре прокуроры Дамир Яфизов киткән.

Реклама

Хәзер һәлакәт килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.

«Тикшерү барышында ата-ананың һәм баланың егылуына сәбәп булган башка затларның гамәлләренә бәя биреләчәк», — диде Рамил Әхмәтҗанов.

 Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: