Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Республика матбугаты

Әтнә театры татар театрларыннан беренче булып түләүле спектакль күрсәтүне җайга салды

Театр сайты аша “Фронтовичка”, “Югалган көн” һәм башка спектакльләрне карап булачак.

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар театрлары арасында беренче булып Әтнә театры үз спектакльләрен түләүле тәкъдим итте. Бүген театрның рәсми сайты аша Мольер әсәре буенча куелган «Көрәктән — сәнәк» спектакленә билет алырга мөмкин.

Театр 1-2 апрель көннәрендә тамашачысына соңгы премьераларының берсен — Айгөл Әхмәтгалиева пьесасы буенча куелган «Күз нурларым» спектаклен тәкъдим итте. Театр директорының маркетинг һәм PR буенча урынбасары Гөлүсә Батталова яңа спектакльне Финляндия һәм Казахстанда яшәүче татарларның да электрон билет алып карауларын әйтә.

«Үзебезнең репертуардан төшкән спектакльләрен ачык карау мөмкинлеген тудырдык. Аның сайтның видеоархив бүлеге аша кереп карарга була. Биредә „Мулла“, „Бәхет кошы“, „Туган-туфрак“ һәм башка спектакльләребез бар», — ди ул.

Театр тамашачы соравы буенча халык театры вакытында чыгарылган спектакльләрен дә архивка урнаштыра башлаган. Алар алга таба да арта барачак.

Театр сайты аша «Фронтовичка», «Югалган көн» һәм башка спектакльләрне карап булачак. Билет бәясе 70 сум дип куелган.

«Әлбәттә, бу акча эшләү була алмый. Без тормыш чынбарлыгына ияләшеп, үз спектакльләребезне халыкка җиткерәсебез килә», — ди Гөлүсә Батталова.

https://tatar-inform.tatar/news/culture/03-04-2020/tn-teatry-tatar-teatrlarynnan-berenche-bulyp-t-l-le-spektakl-k-rs-t-ne-ayga-saldy-5733715

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев