Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рецептлар

Бакча җиләгенә әфлисун кушып кайнатма ясаганыгыз бармы икән? Бер-берсенә бик тә туры килеп тора алар!

Виктория белән әфлисуннан кайнатма ясау ысулы

Ярты кило җиләккә 1 әфлисун, 250 грамм шикәр комы (баллырак яратучылар күбрәк тә сала ала) кирәк.
Викторияне юып, җимшәненнән чистартып, зуррак савытка салабыз да өстенә шикәр комы сибәбез. Җиләкләр катламлап урнаштырылса, тагын да әйбәтрәк – бер катлам җиләк, өстенә – шикәр комы, тагын җиләк – шикәр комы һ.б.). Болай эшләгәндә, шикәр комы барлык җиләкләргә дә эләгеп, согы күбрәк бүленеп чыгачак. Өстен каплап, берәр сәгать тотабыз. Су өстәргә кирәкми – җиләк болай да күп сок бүлеп чыгарачак.

җиләкне сиробы белән бергә калынрак төпле кәстрүлгә бушатабыз да утка куеп, кайнатып чыгарабыз. Шуннан газны кысып, күбеген җыеп алабыз һәм салмак кына утта 30 минут кайнатабыз. Уттан алып, суытабыз. Әфлисунны чистартабыз. Кабыгыннан, ярыларыннан арындырып, кечкенә кисәкләргә турыйбыз. Цитрус кисәкләрен кайнатмага салып болгатабыз һәм барысын бергә тагын 30 минут бик сүрән утта кайнатабыз. Болай эшләгәндә, желе сымак куе һәм бик тәмле кайнатма килеп чыга.

Чыганак:https://vatantat.ru/2020/06/27577/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев