Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рецептлар

Кореяча кыяр тозлаганыгыз бармы?

Венера Мәҗитова рецептын тәкъдим итәбез.

Кореяча кыяр рецепты 
Кореяча кыяр бик тәмле килеп чыга. Кыярлары кетер-кетер килеп тора. Сез дә эшләп карагыз әле. 


Шулай итеп, рецепты: башта 2 кг кыярны озынча итеп 4 өлешкә бүләргә, 250 грамм кишерне кореяча кишер чыгара торган кыргыч аша чыгарырга һәм шуңа пресстан чыгарылган 1 баш сарымсак, ярты стакан үсемлек мае, ярты стакан уксус, 2 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы “кореяча кишергә тәмләткечләр”не салып, яхшылап болгатырга да 2-3 сәгатькә бер як читкә алып куярга, шул вакыт үткәч, стерильләштерелгән банкаларга тутырырга да, савыт эченә чүпрәк җәеп һәм су салып, стерильләштерергә утыртырга кирәк. 1 литрлы банка 30 минутлап, ярты литрлысы 15 минутлап стерилизацияләнә. Мин үзем 750 граммлы банкаларга эшлим. Банкаларны 20-25 минут чамасы чүпрәкле су өстендә тотам. 

Шуның белән шул. Әлләни авырлыгы юк. Иренми эшләргә генә кирәк.

Чыганак: https://vk.com/tatarshlari?w=wall-107801917_40992

Фото авторныкы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев