Карлыганны юып киптерәбез, суы калмасын. Аннан эмаль яки нержавейка кастрюльгә салып кул яки кашык белән изгәлибез. Һәм пешекләп алабыз.
Кайнап чыкмасын, азрак йомшаргач сүндерәбез. Суынгач вак тишекле иләктән сөзәбез һәм 1 килограмм пюрега 1,5-1,8 килограмм шикәрнең яртысын салып 1-2 минут кына кайнатып алабыз (төсе китмәсен) һәм сүндереп калган шикәрне салып болгатып куябыз. Тәмле булсын.
Нет комментариев