Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рецептлар

Ларисада кунакта

Кышкы, суык көннәрдә эчәр өчен шифалы үлән­нәр­­дән чәйләр ясап тутырып куйдым... Исән-сау булыйк барыбыз да дусларым.

Мәтрүшкә турында язып үтим әле сезгә
Ул тәбигый антибио­тик булып санала. Составында корвалол, аскорбин кислотасы, эфир майлары күп.
Ашказаны согы бүленеп чыгаруны арттыра, тән температурасын төшерә, ютәлләгәндә ярдәм итә, артык холестеринны куа.
Шулай ук нерв авыруларыннан, кан басымы югары булганда, атеросклероздан һәм башка очракларда кулланыла...
Грузди (гөреҗдә) гомбәсен тозлау
Гөмбәне үләннәрдән арын­дырып, чиста итеп юабыз, үләннәре алынмаса, бер сә­гать­кә суга салып куябыз. Мин гөмбәләрне чистартканда савыт  юа торган губка кулланам, аның белән бик тиз дә, чиста да була.
Гөмбәне 3 тәүлеккә зур ваннага эшләпәләрен аска каратып, өстенә су салып, авыр әйбер бастырып куярга кирәк. Суны иртәле-кичле алыштырып торабыз.
Пыяла банкаларны чәй содасы белән юабыз, парда тотабыз
1 килограмм гөмбәгә – 40 грамм тоз салабыз.
Әзер­­­либез тәмләткечләр: чия яф­­рагы, укроп орлыгы, керән яфрагы, сарымсак. Банка төбенә иң берен­че итеп тәмләткечләр са­лабыз, икенче катка гөмбә эшләпәләрен аска каратып, аннан тоз, банка тулганчы шулай тутырабыз. Мин пластмасс капкачны банканың эченә кертәм дә, авыр әйбер бас­тырып куям. Тузан кермәскә тукыма яки марля белән өстен каплап, салкын урынга куябыз.
Маринадланган грузди гөмбәсе
Гөмбәләрне чис­тартып, юабыз. 2 көн суда тотып, әчесен чыга­рабыз, чайкап алабыз.
Без­гә кирәк була: канәфер (гвоздика), бөртекле борыч, сарымсак, лавр яфрагы, укроп зонтигы (яки кипкән укроп орлыгы), уксус 6 %, сыек май, шикәр комы, тоз.
Юылган гөмбәләрне эре булсалар берничә кисәккә бүләбез, кәстрүльгә су салып кайнатабыз, 15 минут әкрен утта.Суын түгеп, яхшылап юабыз.
Маринад өчен : 0,5 литр су, 0,5 аш кашыгы тоз, 0,5 аш кашыгы шикәр комы, бөртекле борыч 12 бөртек, 2 лавр яфрагы, 2 данә канәфер (гвоздика), укроп зонтигы. Кайнаган суга шушы тәмләткечләрне, 1 килограмм гөмбәне салып 15 минут кайнатабыз, аннан 2 аш кашыгы уксус салып, тагы бер минут кайнатабыз да стерилизовать иткән банкаларга тутырабыз, 3 тырнак сарымсак ны банканың төбенә салып калдырабыз, гөмбәләрне маринад белән салып, 2 аш кашыгы сыек май салып банкаларны каплап, салкын урынга куябыз.
Бик тәмле килеп чыга, ясагыз, үкенмәссез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев