Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рецептлар

Персиктан варенье кайнатабыз - "Әтнә таңы"

Персик - бик тәмле һәм витаминнарга бай җимеш. Аннан кайнаткан варенҗе да бик тәмле була. Персиктан варенье кайнату өчен: 1,5-2 литр өчен 2 килограмм персик яки нектарин, 2 килограмм песок, 1 лимон һәм чеметем генә имбир кирәк булачак. Әзерләү: Иң элек персикларны яхшылап юарга да, урталай бүлеп, төшләрен алырга. Аннары...

Персик - бик тәмле һәм витаминнарга бай җимеш. Аннан кайнаткан варенҗе да бик тәмле була.

Персиктан варенье кайнату өчен:

1,5-2 литр өчен 2 килограмм персик яки нектарин, 2 килограмм песок, 1 лимон һәм чеметем генә имбир кирәк булачак.

Әзерләү:

Иң элек персикларны яхшылап юарга да, урталай бүлеп, төшләрен алырга. Аннары персикларны дуршлагка салып, кайнар су белән пешектереп алырга, аннары салкын су белән чайкарга. Аннары акрын гына тышын салдырырга, нектарин булса, аның тышын салдыру кирәкми.

Алга таба, персикларны кастрюльгә салырга да, өстенә песок салып, 3-4 сәгатькә кырыйга куеп торырга. Аннары персик белән песокны бергә болгатырга да, өстенә ярты стакан җылымса су салып, акрын утта, кайнап чыкканнан соң, 5-7 минут кайнатып алырга.

Уттан алырга да, суытырга кирәк. Аннары тагын 5-7 минут кайнатып алырга. Кабат уттан алып, суытырга да, имбир белән сыгып алынган лимон согы кушып, болгатырга, кайнап чыккач, 3 минут кайнатып алырга кирәк.

Соңыннан стериальләшкән банкаларга тутырып куегыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев