Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рецептлар

Ташкабактан шәп икра

Бик тәмле дә, файдалы да ул.

Икра әзерләү өчен 3 килограмм ташкабак, 2 килограмм помидор, 3-5 татлы борыч, 4 баш сарымсак, 3 кишер, 1 әче борыч, 1 стакан үсемлек мае, 6 чәй калагы тоз, 8 чәй калагы шикәр комы һәм 3-4 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе кирәк булачак.

Ташкабакны - озынчалап, татлы борычны һәм кишерне ваклап турыйбыз (кухня комбайны аша чыгарырга да була), помидорны иттарткыч аша яисә блендерда ваклыйбыз.

Иң башта казанга үсемлек мае салабыз, ул кызгач, помидорны салып кайнатып чыгарабыз һәм кишер өстибез. Аларны 20 минут кайнатканнан соң, ташкабакны, әче һәм татлы борычны кушып, янә 40 минут кайнатабыз. Сүндерергә биш минут кала кыргычтан чыгарылган сарымсакны һәм аш серкәсен салып, яхшылап болгатабыз.

Икраны стерильләштерелгән банкаларга кайнар килеш тутырып, җылы урынга каплап куябыз. Шулай эшләгәндә, ул бик яхшы саклана да.
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Tashkabaktan-sh-p-ikra-400273/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев