Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рецептлар

Тәмле чия вареньесы - белгәннәрдән өйрәнәбез

Чия өлгергән вакыт.Тагын нәрсә эшләтәсе инде, дисезме? Укып карагыз әле.

Инстаграмдагы "Әтнә таңы" битенә үзем дә шулай сорап язган идем. Хәзер бит нинди генә рецептлар юк. 

Укучыларыбыз Рәйсә Мәрдәнова белән Гөлия Хәбибуллина үзләренең рецептлары белән уртаклаштылар. Сез дә эшләп карагыз. 

Рәйсә Мәрдәнова рецепты:

- Табакка ярты литр су салырга, утка утыртырга. Аңа ярты литр писүк салып, болгаткалап кайнатып чыгарырга. Аннан ярты литр чия салырга. Бу катнашма кайнап чыгуга, тагын ярты литр шикәр комы салырга,  аннан ярты литр чия салырга. Бу катнашма кайнап чыгуга тагын ярты литр шикәр комы, ул кайнап чыккач, тагын ярты литр чия өстәргә. Тагын кайнап чыккач, ярты литр писүк, монысы да кайнады - ярты литр чия салырга. Өч тапкыр шулай аралаштырасыз. Болгаткалап күбеген алып, 5 минут кайнатырга да сүндерергә. Бу рецепт миңа ошый. Вареньесы тәмле чыга.

Гөлия Хәбибуллина рецепты:

- Мин чияне коры буш табакка салып газга утыртам. Акрын утта соклары чыкканчы лепердәп кайный, аннан 1 кгга 1,5  кг шикәр комы салам. Эреп беткәнче болгаткалап торам да сүндерәм. 

Сез тагын нинди рецептлар беләсез? Уртаклашыгыз әле!

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев