Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рецептлар

"Әтнә таңы"ннан кыш өчен кыярдан рецептлар

Томат соусында тозлы кыярлар 3 литрлы банка өчен: 1,5 килограмм кыярлар 1,5 литр яңа өлгергән помидор согы 3 аш кашыгы тоз 50 грамм укроп 10 грамм эстрагон тәмләткече 6-8 тырнак сарымсак Әзерләү ысулы: Кыярны, банкаларны, сарымсак һәм тәмләткечләрне алдан әзерләп куегыз. Иң элек банка төбенә тырнак сарымсак, укроп һәм эстрагонны...

Томат соусында тозлы кыярлар

3 литрлы банка өчен:

1,5 килограмм кыярлар

1,5 литр яңа өлгергән помидор согы

3 аш кашыгы тоз

50 грамм укроп

10 грамм эстрагон тәмләткече

6-8 тырнак сарымсак

Әзерләү ысулы:

Кыярны, банкаларны, сарымсак һәм тәмләткечләрне алдан әзерләп куегыз. Иң элек банка төбенә тырнак сарымсак, укроп һәм эстрагонны салырга кирәк. Өске ягына кыярларны салырга. Помидор согын сыгып алып, сокны кайнатып чыгарырга да, анда тозны эретергә. Кыярларга суынган сокны салырга да, полиэтилен капкачлар белән каплап, аны кайнар суда утыртып алырга һәм кара урынга куярга кирәк.

Болгарча кыяр

Маринад өчен: 0,5 литр су, 4 аш кашыгы аш серкәсе, 4 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз.

Бер литрлы банкаларга 1 баш сугын, 3 тырнак сарымсак, 5 бөртек борыч һәм сыйган кадәр вак кыярлар салырга. Банкаларга маринад коеп, 10 минут стерильләргә. Шулай ук башта кайнар су коеп, аны түгеп, яңадан маринад коеп ясарга мөмкин. бу очракта банкаларны стерильләргә кирәкми.

Русча тозланган кыяр

3 килограмм кыяр

2 аш кашыгы тоз (1 литр суга)

Бер банкага 5 тырнак сарымсак, тәмләткечләр, һәркем үз теләгенә карап.

Әзерләү ысулы:

Кыярларны юып, стерильләшкән банкаларга тутырырга, сарымсак, укроп, имән, чия, карлыган, хрен яфраклары белән катлам-катлам итеп. Аннары кыярга әзерләнгән рассолны салырга да, өстен тәлинкә белән гнеә каплап, 3-4 көнгә куеп калдырырга. Шуннан соң, багкадан расолны агызырга, 1 литр суга 2 аш кашыгы тоз салып яңа рассол кайнатырга, кайнар килеш банкаларга салырга. Һәм тиз арада стерильләшкән капкач белән каплап куярга. Рассоллы төзсез булыр, шулай булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев