Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Августның икенче декадасында планлы диспансеризация башланачак

Хастаханәләрне һәм поликлиникаларны гадәти эш форматына кайтару коронавируска каршы барлык чараларны үтәүдән башланачак.

(Казан, 7 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанлыларны хастаханәләрдә һәм поликлиникаларда планлы кабул итүне тулы күләмдә августның икенче декадасында эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.

«Якын арада әлеге эш башланачак. Августның икенче декадасында поликлиникаларның күбесе диспансеризацияне яңарту мәсьәләсенә тотыначак дип өметләнәбез. Хәзер бу турыда боерык әзерләнә. Объектларда эпидемиологик куркынычсызлык нормаларын үтәргә кирәклеге турында фикер алышабыз. Бу бүгенге көндә диспансеризация башлауны тоткарлый», — диде спикер.

Абашев сүзләренчә, Covid-19 чорыннан соң диспансеризация үзгәрмәячәк, нәкъ менә медицина ярдәменең шундый формасы татарстанлыларның үлемен киметү һәм гомер озынлыгын арттыру өчен алып бара. Ә эпидемиягә каршы чараларны медицина хезмәткәрләренә дә, килүчеләргә дә үтәргә кирәк булачак.

«Мөгаен, ниндидер кырыс, яңа таләпләр, булмас. Шул ук 1,5 метрдан да ким булмаган дистанция саклау, диспансеризация үтү графигы җайга салынган булырга тиеш. Диспансеризация узу өчен табиб белән белән элемтәгә керергә һәм вакыт турында килешергә кирәк», — дип йомгаклады Альмир Абашев. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/health/07-08-2020/tatarstanda-avgustny-ikenche-dekadasynda-planly-dispanserizatsiya-bashlanachak-5761987

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев