Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бу авыру теләсә-кайда йогарга мөмкин

Районда эчәк инфекциясе башланганын хәбәр иткән идем.

" Ике-өч атна вакытны алсак, шул чорга 5-6 кеше теркәлде инде. Гадәттә бу чир белән балалар авырый, тик авыручылар арасында өлкән яшьтәге кешеләр дә бар", - дигән иде район үзәк больницасының баш табиб урынбасары.

http://atnya-rt.ru/news/slamtlek/rayonda-echk-infektsiyase-beln-avyruchylar-bar

        Әлеге чир белән авыручылар саны артамы? Нидән сакланырга, дип, табиб - эпидемиолог Азат Гыймадиевка мөрәҗәгать иттек.

- Әлеге чир белән Әтнәгә кунакка кайтучылар авырды. Вакытында чара күрелде. Бүгенге көндә үзебезнең район кешеләре арасында эчәк инфекциясе белән мөрәҗәгать итүче юк. Тик саклану кирәк. Бу инфекция һәркемгә йогарга мөмкин.

Табиб язмасын тәкъдим итәбез. Энтеровирус - эчәк инфекциясенең бер төре.

   Бакчада яшелчә, җиләк-җимеш өлгерә, яшел тәмләткечләр һәм дару үләннәре җитешә. Ләкин бу чорда кешегә эчәк инфекциясе бик тиз йогучан. Ул организмга бозылган азык-төлек, пычрак сулар аша эләгергә мөмкин.

    Җәй – иммун системасын ныгыту өчен менә дигән вакыт. Чөнки бакчада витаминнарга бай яшелчә, җиләк-җимеш өлгерә, яшел тәмләткечләр һәм дару үләннәре дә җитешә. Ләкин бу чорда кешегә эчәк инфекциясе бик тиз йогучан. Ул организмга бозылган азык-төлек, пычрак сулар аша эләгергә мөмкин. Энтеровирус инфекцияләр китереп чыгарган авыруларны үзлегеңнән дәвалау катгый тыела!Стационар режимда комплекслы дәвалану узмасаң, организмдагы зарарлы токсиннар чыгып бетми, киресенчә, күбәя генә. Үз вакытында медицина ярдәме күрсәтмәүнең ахыры тагын да аяныч булырга мөмкин. Яшьләр бу авыруга тизрәк бирешә.

Авыруга гомуми характеристика

 Иң киң таралган кискен эчәк инфекциясе авыруларына дизентерия, сальмонеллез, холера, ротавирус, энтеровирус һ.б керә. Әлеге төркем авырулар зарарлану күләме буенча респиратор чирләрдән генә калыша. Аның белән күпчелек 1 яшьтән 6 яшькә кадәрге балалар авырый.

 Авыруның сәбәпләре

     Эчәк инфекциясе күп очракта гади генә гигиена кагыйдәләрен үтәмәү яки туклану продуктларына тиешенчә термик эшкәртү уздырмау аркасында барлыкка килә. Бу инфекцияне йоктырмас өчен берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк: – урамнан кергәч һәм бәдрәфтә булганнан соң кулны сабынлап юарга; – өйне кимендә атнага ике тапкыр сулап җыештырырга; – экзотик продуктларны һәм җитештерү урыны билгесез булган ризыкларны ашамаска;

– пляжда, урамда, шикле урыннарда ризык сатып алмаска;

 – кайнаган су гына эчәргә;

 – яшелчә-җиләк җимешне кран астында яхшылап юарга;

 – тиз бозылучан ризыкларны дөрес сакларга;

– рөхсәт ителгән урыннарда гына су керергә, елга һәм күл суларын йотудан сакланырга;

– шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәргә.

Авыру теләсә кайда – җәмәгать транспортында, кибеттә, балалар бакчасында һәм хезмәт урыннарында да – йогарга мөмкин.

 Авыру тудыручы микроорганизмнарны йоктыруда еш кына чебен-черки кебек бөҗәкләр дә сәбәпче. Иммунитет түбән булу сәбәпле, йөкле хатыннарда һәм кече яшьтәге балаларда авыру аеруча кискен формада үтә. Өлкән яшьтәгеләр дә риск төркеменә керә. Эчәк инфекциясе кешедән кешегә бик тиз күчә. Шул сәбәпле тулы бер гаилә һәм коллектив зыян күрергә мөмкин.

Авыру симптоматикасы

 Организмга инфекция эләгү белән әлеге кеше авыруны йоктыручы булып санала. Ул әле берничә көн үзенең авыру йөртүче булуын сизмәскә дә мөмкин. Инкубацион чор берничә сәгатьтән берничә атнага кадәр дәвам итә. Инкубацион периодтан соң авыруның кискен фазасы башлана.

 Аның билгеләре:

 – ашказаны-эчәк трактында патологик үзгәрешләр һәм авырту барлыкка килә: күңел болгана, костыра, эч китә (кайчакта канлы һәм лайлалы бүленте килә);

 – баш әйләнә, тән температурасы күтәрелә, көзән җыера;

– аерым очракларда организмда бик тиз су кытлыгы барлыкка килә, тире зәңгәрсу төскә керә, көчле хәлсезлек күзәтелә.

 Эчәк инфекциясенең бер генә билгесе барлыкка килгәндә дә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Азат Гыймадиев,

Әтнә район больницасының табиб-эпидемиологы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев