Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Гриппка каршы прививка ясау башланды

Россия Федерациясендә гриппка каршы прививка ясау кампаниясе старт ала. Шул исәптән Әтнә районында да. Агымдагы эпидемия сезонының үзенчәлеге – грипп вирусларын һәм яңа таҗвирусы инфекциясен бер үк вакытта циркуляцияләү, бу халыкның сәламәтлеге өчен куркынычны арттыра.

Гриппка каршы прививка ясау – авыруны профилактикалауның төп һәм иң нәтиҗәле ысулы. Быел профилактик прививкалар халыкның кимендә 60% ы, ә риск төркемнәрендә 75% ына ясалачак. Аерым игътибар балаларга, йөкле хатын-кызларга, хроник авырулары булган кешеләргә, 60 яшьтән өлкәнрәк затларга һәм медицина хезмәткәрләренә, мәгариф, транспорт һәм коммуналь хуҗалык өлкәсе хезмәткәрләренә биреләчәк. Гриппка каршы прививкаларны уздыруның оптималь вакыты–сентябрь аеннан ноябрьгә кадәр. Гриппка каршы прививкадан соң иммунитет авыруларның эпидемик күтәрелүенә кадәр формалашырга өлгерергә тиеш.
Грипп вирусы – йогышлы авыру. Грипп симптомнары: югары температура, калтырату, арыганлык, баш авырту, томау яки борын тыгылу, ютәл, мускулларда һәм буыннарда  хәлсезлек.
Гриппка каршы иң нәтиҗәле саклану чарасы–вакытында вакцинация ясату. Моннан тыш,
тулысынча тукланыгыз, сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, йокыгызны туйдырыгыз һәм физкультура белән шөгыльләнегез.
Кул­­ларыгызны, борыныгызны юыгыз. Бүл­мәләрне даими җилләтегез һәм бүлмәдә һаваны алыштырып торыгыз.
– Битлекләрне җәмәгать урын­нарында һәм транспортта файдаланыгыз.
– Мөмкин булганча кешеләр күпләп җыела торган урыннардан качарга тырышыгыз.
–Авыру билгеләре булган (ютәл, төчкерү) кешеләр белән тыгыз элемтәләрдән сакланыгыз.
Белешмә
Әтнәдә барысы 7730 кешегә прививка ясау планлаштырыла. Шуларның 1700е – балалар, 6030ы өлкән кешеләр. Прививка ясату өчен район үзәк больницасына,  икенче катта урнашкан процедуралар бүлмәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев