Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Гриппка вакцинация ясауны укытучылардан башлаячаклар

Татарстанда грипптан күмәк вакцинация укытучылардан башланачак. Чираттагы икенче төркем - 60 яшьтән өлкәнрәк затлар.

Беренче чиратта грипптан вакцинаны укытучыларга ясаячаклар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Безгә хәзер нибары 15 процент вакцина килде. Шуңа күрә без Сәламәтлек саклау министрлыгы белән беренче чиратта вакцинацияләнәчәк контингентны билгеләдек — бу укытучылар, чөнки уку елы башлана, шулай ук алар сайлау комиссияләрендә булачак. Аннары 60 яшьтән өлкәнрәк затлар һәм хроник авырулары булган кешеләргә прививка ясалачак», — диде Любовь Авдонина.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сайлау участокларында кешеләргә вакцинация үткәрүне хуплады, дип өстәде ул.

«Узган ел Сәламәтлек саклау министрлыгы белән уртак тәҗрибә булды. Ул популярлык казанды, чөнки тавыш бирергә килеп, шунда ук прививка да ясату бик уңайлы иде», — дип йомгак ясады Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.

Чыганак https://tatar-inform.tatar/news/health/24-08-2020/tatarstanda-gripptan-k-m-k-vaktsinatsiya-ukytuchylardan-bashlanachak-5765810

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев