Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тагын 185 кеше коронавирус йоктырган

Республикада узган тәүлектә 176 кеше коронавирустан терелгән.

 Узган тәүлектә Татарстанда яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 185 очрагы ачыкланган.

«Узган тәүлектә республикада 185 кеше коронавирус йоктырган. Барлыгы шундый 40 229 очрак теркәлгән», — диде «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Бер тәүлектә коронавирустан 12 мең тест ясаганнар. Тын юлларында вируслы кискен инфекция билгеләре (ОРВИ) һәм ковид йоктырган кешеләр белән аралашкан 13 мең кеше табиблар күзәтүендә тора.

Татарстанда узган тәүлектә 176 кеше коронавирустан терелгән, диде республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/10-12-2021/tatarstanda-tagyn-185-keshe-koronavirus-yoktyrgan-5844865

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев