Татарстанда соңгы тәүлектә тагын 55 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 23,3 мең очрагы ачыкланган.
Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 55 яңа очрагы ачыкланган.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, биш кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.
«15 кеше хастаханәгә озатылган, 40 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.
Казанда — 29, Чаллыда — 11, районнар арасында иң күп очрак Аксубайда (өч кеше) ачыкланган.
Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 23,3 мең очрагы теркәлгән, 20,8 мең кеше (шуларның сигезе — узган тәүлектә) терелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев