Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әтнәдә коронавирус

Татарстанда Covid-19 йоктыручылар буенча антирекорд куелган.

Бүген Әтнә районында тагын бер кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланды. 

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, пандемия башланганнан бирле әлеге сан регион өчен абсолют максимум булып тора.

11 кеше авыруны Татарстаннан читтә йоктырган, калганнары авыручылар белән контактта булучылар. Авыручыларның 126 сы Казанга туры килә, 46 кеше Чаллыдан, Яшел Үзән районыннан 20 кеше, Чистай районыннан — 12. Аннары Түбән Кама районы тора — сигез, Лаеш, Нурлат районнарында — җиде, Балык Бистәсе, Кукмара, Тукай районнарында — алтышар кеше.

«40 кеше хастаханәгә салынды, 257 кеше өйдә дәвалана», — дип белдерде республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев