Вакцина авыруны җиңеләйтә
Көннәр салкынайтып җибәрде. Шуның белән бергә район хастаханәсенә салкын тидереп мөрәҗәгать итүче авырулар саны да арткан.
– Авыручылар мускуллардагы авыртуга, хәлсезлеккә, югары температура, тамак төбе авыртудан зарлана, – ди баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова. – Аларга коронавирустан тест тапшыралар, шулай ук гриппка да “мазок” алабыз.
Хастаханәгә барлыгы 4330 прививка кайтарылган. Бу – “Ультрикс® Квадри” һәм “Совигрипп”. 1700 балага прививка кадатылган.
Коронавируска каршы районыбызда барлыгы 83365 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1978 прививка 60 яшьтән өлкәнрәкләргә кадатылган. Хастаханә базасында урнашкан 20 кешелек ковид госпитале штат режимында эшләвен дәвам итә.
– Пневмония очраклары да бар. Аларга вакытында тиешле ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Аеруча каты авыручылар Казан хастаханәләренә озатыла, – ди Гөлия Фәрит кызы. Халык күп йөри торган урыннарга барудан тыелып торсагыз иде. Барган очракта, дистанция саклау зарур. Маскаларны сала күрмәгез. Һәм инде иң кирәге, әлбәттә, вакцина ясату. Коронавирустан да, грипптан да саклануның иң яхшы юлы бу. Һәрхәлдә, бу очракта авыртсагыз да, җиңелрәк кичерерсез дип уйлыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев