Вакцина ясата күрегез, зинһар...
Яңа Җөлби авылыннан Люция апа Гарипова әнә шулай диеп шалтыратты редакциябезгә.
– Балалар (без, яшьләргә ул шулай дип эндәшә), теге яман чир белән авырттым бит мин дә. Үләм икән дип торам. Әле ярый вакытында вакцина ясаткан идем, Аллаһка шөкер терелеп киләм инде. Вакцинаны ике тапкырын да эшләттем. Языгыз әле, балалар, олысы да, кечесе дә ясата күрсен вакцинаны. Баксаң, ул коронавирус дигәннәре йөрәккә дә бәрә икән. Әле ярый фельдшерыбыз Ләлә Хәйруллина бар. Без, өлкәннәрне карап, хәлебезне белеп торды. Безнең авылда аның бер үзенә хәйран ук өлкән кеше туры килә икән. Ничек барыбызны да карап өлгерә торгандыр ул. Исән-сау гына булсын. Районыбыз табибларына да җиңел түгелдер.
Исән-сау булыйк, авырмыйк беребез дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев