Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Депутат вәгъдәсендә торды

Шимбә көнне

Олы Мәңгәр мәдәният йортында Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артистлары конщерты булды. (12+)

Ике дистәдән артык артист Олы Мәңгәр авылында халыкка бушлай концерт бүләк итте.1 октябрьдә хуҗалык өлкәннәрен котларга Закиров Ринат Зиннур улы - «Бөтендөнья Татар конгрессы» Башкарма комитеты җитәкчесе, «Бөтендөнья Татар Конгрессы» халыкара иҗтимагый берләшмәләр берлеге җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты кайткан иде.

Авыл халкы  бергәләп депутаттан концерт китерүен сорады. Менә депутат сүзендә торып, аларга концерт бүләк итте.

Авыл халкы бик ошатып, рәхәтләнеп карады. Яраткан артистларыбыз  Рөстәм Асаев, Рөстәм Закиров, Резеда Шәрәфиева, Вәис Бәйрәмов, Ясмин, Эльвира Хәйруллина...  кебек танылган артистлар да, без ишетмәгән яңа, Үзгәреш җиле артистлары да сәхнә тотты. Биючеләре  ни тора. 

Рәхәтләнеп карарлык концерт булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев