Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Күлле Кимедә «Елмай», «Җан көекләре», «Аннан-моннан» командалары очрашты

Күлле Киме мәдәният йортында чираттагы өч команда очрашты. Күлле Кименең «Елмай», Түбән Көекнең «Җан көекләре», Күәмнең «Аннан-моннан» командалары сәхнәне «дер» селкеттеләр.

Күлле Кимедә КВН уеннарының чираттагысы үтте. Биредә  "Елмай", "Җан көекләре", "Аннан-моннан" командалары очрашты. 

Көрәш бик кискен булды. Командалар "мин булдырам, мин иң яхшы команда" дигән девиз астында чыгыш ясадылар кебек. Һәр биремдә өч команда да кызыклы, дәртле уеннар күрсәттеләр. 

Исегезгә төшерәбез, ноябрь башында авыл җирлекләре арасында КВН уеннары башланып китте.  Беренче уен Яңа Әтнәдә, икенчесе Комыргуҗада үтте. Инде өченчесе Күлле Кимедә. Киләсе уен Күңгәрдә үтә.

Ә Күлле Кимедә финалга "Аннан моннан" командасы чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев