Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Миңнеханов «Яратам» клубы турында: Биредә һәркем ниндидер кызык әйбер табачагына ышанам

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында Казандагы яңа үзәк - «Яратам» яшүсмерләр клубында алган хис-кичерешләре белән уртаклашты һәм клубка сәфәре вакытында төшерелгән фотоларны куйды.

«Үсмерләр программалаштыру, 3D-модельләштерү, робототехника курсларын уза инде. Ә кемдер үзенең иҗади сәләтләрен ача», - диде республика җитәкчесе. «Биредә һәркемнең үзе өчен ниндидер кызык әйбер табачагына ышанам. Яңа үзәктә балалар белем дөньясына сәяхәт итеп, үзләренең талантларын да үстерә алачак!» - дип искәртте Миңнеханов.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы ТР Рәисенең, хореография залында, коворкинг һәм киберспорт зонасында, уку кабинетлары һәм төрле чаралар үткәрү өчен күп функцияле залда булып, яшьләр үзәгенең эше белән танышуы хакында хәбәр иткән иде.

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев