Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Әнисе 11 яшьлек улын үтергән

Моны ул өйдәше кушуы буенча эшләгән.

Башкорстанда 20 ел элек кылынган җинаять өчен ир белән хатынны хөкем итәчәкләр. Алар 11 яшьлек малайны үтерүдә гаепләнәләр. 
2001 елның июлендә Сибай полиция участогына балигъ булмаган баланың юкка чыгуы турында хәбәр килеп ирешә. Малай велосипедта әбисе белән бабасы яныннан өенә кайтып киткән. Шуннан соң аны бүтән берәү дә күрмәгән. Бу очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Әмма үсмерне кайнар эздән табып булмаган. 20 ел узганнан соң, тикшерүчеләр малайны үз әнисе үтерүен, моны өйдәше кушуы буенча эшләвен аыклый. Хатын улы белән бергә велосипедта урманга барып, шунда үтергән. Шул ук урында ул үзенең баласының гәүдәсен күмеп куя. Ул үз гаебен таныган, ә өйдәше кире кага.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/din-latyypova-yakyn-keshesen-yugaltkan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев