Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Олы Әтнәдәге әфганчылар һәйкәлен күрдегезме әле?

15 февраль көнне совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 31 ел була.

Бу көнне районыбыз әфганчылары һәр елны бергә җыелып, хатирәләр яңарта.

Олы Мәңгәр авылы зиратына барып - Илдар Сафиуллин, Күшәр  авылы зиратына барып Зөлфәт Хәйруллинның каберен зыярәт кылып, аларның гаиләсе, туганнары белән очрашалар.  Мәктәп укучылары белән очрашалар.

Быел тагын бер яңалык, вакыйга  - район үзәгендәге Әфганчылар һәйкәле янында митинг булачак.

Зират ачыласын хәбәр иткән идем http://atnya-rt.ru/news/sogy-khbrlr/tnd-fganchylar-ykle-bulachak

- Һәйкәлнең бер өлеше әзер, әле килеп җитмәгән җирләре бар, анысын җәй эшләп бетерербез инде, - дип, шатлыгын уртаклашырга керде безгә Раил Касыймов. 

Фотосын тәкъдим итәбез.   Әфган җирендә ятып калучыларның рухына дога булып барсын бу хәбәребез.

Раил Зарипов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев