Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Путин Россиядә өлешчә мобилизация игълан итте

«Мобилизация чаралары бүген - 21 сентябрьдә башланачак», - дип ассызыклады Путин һәм район башлыкларына әзерлек эшләрен башлауны йөкләде.

Россия Президенты Владимир Путин Россиядә өлешчә мобилизация турында игълан итте. Бу хакта ул россиялеләргә мөрәҗәгате вакытында әйтте, трансляция бүген 9.00 сәгатьтә башланды.

«Бүген сезгә - илебезнең барлык гражданнарына, төрле буын, яшь һәм милләт кешеләренә, Бөек Ватаныбыз халкына, барыгызга да - зур тарихи Россия берләштергән барлык кешеләргә, Донецк һәм Луганск халык Республикаларында, Херсон һәм Запорожск өлкәләрендә яшәүчеләргә мөрәҗәгать итәм. Сүз суверинитетны саклау буенча кирәкле, кичектергесез адымнар турында барачак", - дип мөрәҗәгать итте Путин халыкка.

“Ватаныбызны, аның суверинитетын һәм территориаль бөтенлекне саклау, халкыбызның һәм азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен Саклану министрлыгы һәм Генераль штабның Россия Федерациясендә өлешчә мобилизация үткәрү турындагы тәкъдимен хупларга кирәк дип саныйм", – диде дәүләт башлыгы.

Ул билгеләгәнчә, сүз нәкъ менә өлешчә мобилизацияләү турында бара, шуңа күрә хәрби хезмәткә хәзерге вакытта запаста торучы гражданнар гына чакырылырга тиеш булачак, иң беренче чиратта Кораллы көчләр сафында хезмәт иткән һәм билгеле бер хәрби-учет белгечлекләре һәм тиешле тәҗрибәсе булганнар.

Хәрби хезмәткә чакырылучылар, частьләргә җибәрелү алдыннан, махсус хәрби операция тәҗрибәсен исәпкә алып, өстәмә хәрби әзерлек узачак.

«Мобилизация чаралары бүген - 21 сентябрьдә башланачак», - дип ассызыклады Путин һәм район башлыкларына әзерлек эшләрен башлауны йөкләде.

Путин Украинадагы вакыйгалар өчен Көнбатыш илләренең җаваплы булуын кабат ассызыклап үтте. «Бүген сезгә - илебезнең барлык гражданнарына, төрле буын, яшь һәм милләт кешеләренә, Бөек Ватаныбыз халкына, барыгызга да - зур тарихи Россия берләштергән барлык кешеләргә, Донецк һәм Луганск халык Республикаларында, Херсон һәм Запорожск өлкәләрендә яшәүчеләргә мөрәҗәгать итәм. Сүз суверинитетны саклау буенча кирәкле, кичектергесез адымнар турында барачак", - дип мөрәҗәгать итте Путин халыкка.

Ул ассызыклаганча, Украинадагы хәл – Көнбатыш эшчәнлеге нәтиҗәсе, аның максаты – безнең илебезне көчсезләндерү, бүлгәләү һәм юкка чыгару. «Алар 1991 елда ук Советны бүлгәли алулары турында, ә хәзер Россиянең үзенә дә вакыт җитте, ул дошманлашкан төбәкләргә бүленергә тиеш, дип турыдан-туры әйтәләр. Алар тоталь русофобияне үз коралы итте, дистә еллар дәвамында Россиягә карата нәфрәт тәрбияләде. Украина халкының үзен, 2014 елда ук сугыш башлап җибәреп, корбанга әверелдерде", - диде Президент. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X