Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Россиянең сыйфат идарәсе иң яхшы майонезны ачыклады

Нинди майонез ашаганыбызны беләбезме?

Майонез — россиялеләрнең иң яраткан һәм күп кулланган ризыгы дисәк тә ялгыш булмастыр. Кайберәүләр бер ел эчендә ун кило майонез ашыйлар  икән, шуңа күрә бу продуктның сыйфатлы булуы мөһим. Белгечләр быелгы иң яхшы җитештерүчеләр исемлеген төзеделәр. Роскачествода үрнәкләр тикшерелде һәм югары билгеләр алган маркаларны атадылар.

«Бистә» (Слобода) бренды продукциясен кыю рәвештә сатып алып була. Ул барлык стандартларга туры килә, аның тәме бар, җитештерүче табигый ингредиентларны гына куллана. Белгечләр әйтүенчә, кайбер кулланучылар аналоглар белән чагыштырганда бу майонезны тозлы дип саныйлар.

Белгечләрнең «Скит» брендына да дәгъвалары булмады. Лабораториядә чималның натуральлеген һәм кулланылган үсемлек маеның югары сыйфатлы булуын бәяләгәннәр. Продукциядә консервантлар юк. Кимчелекләрдән продукциянең барлык төбәкләрдә дә булмавы.

Лидерлар арасында "Московский провансаль" маркасы да бар. Бу майонезда да ясалма төсләр һәм консервантлар юк икән.

Экспертлар шулай ук MR.RICCO, «Ряба», «Миладора». маркалы майонездарны да начар димәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев