Әтнәдә җәяүлене машина бәреп киткән
Әлеге юл һәлакәте 7 гыйнвар көндезге вакытта, Совет урамы,51 йорт каршында килеп чыккан.
Ауди Q3 машинасының 1997 елгы йөртүчесе тиешле тизлекне сакламый һәм юл буйлап каршы яктан килүче җәяүлене бәрдертә. Нәтиҗәдә, 1956 елгы ханым тән җәрәхәтләре ала.
"Зыян күрүче бүгенге көндә район үзәк хастаханәсендә стационар дәвалану уза",- дип хәбәр итә Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев