Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

«Ак Барс» хоккейчылары өч алка өстенлек белән Мәскәү командасын җиңде

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Мәскәүдә «Спартак» командасын 4:1 исәбенә җиңде.

Беренче периодның унөченче минутында «Ак Барс» сакчысы Василий Токранов гол кертте (0:1). Уналтынчы минутта Александр Радулов Казан командасын тагын бер алкага алга чыгарды (0:2).

Икенче период голларсыз үтте.

Өченче периодның икенче минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Семёнов исәпне 0:3 итте. Унберенче минутта Кирилл Семёнов, «Спартак» капкасына икенче алкасын кертеп, дубль ясады (0:4). Периодның соңгы минутында, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, Мәскәү командасы уенчысы Дмитрий Кугрышев «Ак Барс» капкасына гол кертте, капка «коры» килеш кала алмады (1:4).

Командалар составы:

«Спартак»

  • Рибар (Красиков);
  • Принс – Вароне – Хохлачёв, Кин – Брынцев;
  • Кугрышев – Свечков – Старченко, Савиков – Ручкин;
  • Цыплаков – Квартальнов – Талалуев, Арзамасцев – Соколов;
  • Злодеев – Кукштель – Чибриков (Любимов), Хәйруллин.

«Ак Барс»

  • Мифтахов (Билалов);
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Петров, Хафизуллин – Войнов;
  • Галиев – Семёнов – Радулов, Токранов – Чудинов;
  • Зарипов – Сафонов – Воронков, Янчевский – Лямкин;
  • Галимов – Бурмистров – Глухов, Евсеев.

«Ак Барс»ның киләсе уены да Мәскәүнең «Спартак» командасына каршы булачак. Матч 21 сентябрь көнне Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда үтәчәк, уен 19:30 сәгатьтә башлана.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев