Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

Хоккей сезоны ачылды

22 декабрь көнне "Ашыт" спорт һәм мәдәният үзәгенең хоккей мәйданчыгында хоккей сөючеләрнең тантаналы очрашуы узды.

Районыбыз мәктәпләреннән җыйналган командаларда катнашучы хоккей сөючеләр 2018-2019 елның Хоккей сезонын ачу ярышларында катнаштылар. Ярышлар гадәттәгедән үзгә төсмер алып, дусларча очрашуны хәтерләтте.

     Башлап җибәргәндә спорт мәктәбе директоры  Ирек Мөхәммәтшин дә шуңа басым ясап, "Бүгенге очрашулар бәйрәм рухында узсын. Травмалар алмагыз", дип, катнашучыларны хоккей сезонын ачу белән котлады. Җитәкчебез Айрат Фәнил улы Каюмов та  район хакимияте исеменнән ярышта катнашучыларны котлап, спортның торышына, соңгы вакытта спортчыларыбызның ирешкән уңышларына тукталып, рәхмәтен әйтте.  Шөгыльләнергә, үсәргә  бар мөмкинлекләр булуына басым ясады.

Аннан соң команда ярышлары башланды. Матур уеннар күрсәттеләр 2003 нче елгы, 2004 елгы һәм  аннан да кечкенә  яшьтәге мәктәп укучылары. Кечкенәләрне  конькига бастырасыбыз килде. Иң олы яшьтәге уенчылар - 8-9 класс укучылары иде.  10-11 сыйныф укучылары бу ярышка катнашмадылар.

Уен ахырында җиңүчеләр командалар билгеләнеп, аларга  Айрат Фәнил улы истәлекле бүләкләр, кубоклар тапшырды.

Урыннар түбәндәгечә:

1. Күәм урта мәктәбе командасы,

2. Олы Әтнә урта мәктәбе командасы.

3. Бәрәскә урта мәктәбе командасы.

4.Олы Мәңгәр төп мәктәбе командасы.

Ярышлар дәвамында хоккей сөючеләргә кайнар аш та әзерләнгән иде.

Быелгы хоккей сезоны күтәренке рухта узып, яңа җиңүләр алып килсен, дип телик.

Фотолар спорт мәктәбе альбомыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев