Олы Мәңгәр бозында Рамил Хафизов  истәлегенә багышланган, урамнар арасында Зур хоккей ярышлары булып узды
спорт

Олы Мәңгәр бозында Рамил Хафизов истәлегенә багышланган, урамнар арасында Зур хоккей ярышлары булып узды

Ярышта 4 команда: Иске Мәңгәр җыелма командасы һәм Олы Мәңгәр урамнары: Югары Оч, Түбән Оч, Үзәк командалары үзара көч сынаштылар.

Командалар тигез. Киеренке уеннардан соң нәтиҗәләр түбәндәгечә: 3 нче урын - Түбән Оч командасы, 2 нче урын - Иске Мәңгәр, ә инде чемпионнар -  Югары Оч командасы! 

Ярышны оештырган Хафизовлар гаиләсе бәйрәмгә бик көчле әзерләнгәннәр! Зур, күчмә кубок, 3 урынга да зур акчалата призовой фонд, вратарьләргә акчалата бүләк, иң актив җанатарга бүләк, ә иң кызыгы, капкадагы кечкенә тишеккә алканы керткән Чулпан Хусаиновага 5000 сум акчалата бүләк иде!

Шулай ук, уеннарга килгән җанатарлар, уенчылар, барлык катнашучылар тәмле шашлык, самовардан кайнар чәй һәм тәм-томнардан авыз итә алдылар.

Хафизовлар гаиләсенә шундый зур ярыш, күңелле бәйрәм уздырганнары өчен бик зур рәхмәт! Эшегездә уңышлар, саулык сәламәтлек, гаилә бәхете телибез! Бу турнир дәвамлы булсын иде.

 


Нет комментариев