Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

Сөенечле хәбәр алдык: волейболчы егетләребез җиңүчеләр арасында!

Әле генә Аксубайдан куанычлы хәбәр алдык. Районыбызның спорт мәктәбе өчен дә, район халкы өчен дә...

Моннан өч көн элек,  2005-2006 нчы елгы волейболчы егетләребез (тренерлары - Альфред Ваһапов) Аксубайга волейбол буенча Татарстан беренчелегенә (12+)  китте.

Аларның китүе хакында хәбәр бирми тордык. Өлкәннәр әйтмешли, яман күзләрдән сакладык. Чөнки бу егетләргә зур өметләр багланган иде. Әзерлекле икәнлекләрен төрле ярышлардан җиңеп кайтуларыннан да, җиңелеп кайтуларыннан да күзәттек. Өйрәнсеннәр өчен аларны үзләреннән зурлар белән дә уйнаттылар.

     Аксубайда өч көн дәвамында  узган волейбол буенча Татарстан беренчелегендә Мамадыш, Зәй, Норлат, Арча, Балтач, Биектау кебек зур район, шәһәр командалары катнашты. Бу уен Татарстанның кечкенә авыл-районнары арасында гына бармады.

- Башта егетләргә Зәй, Норлат кебек шәһәр командаларын җиңеп, сигезлеккә керергә туры килде. Аннан Мамадыш шәһәре командасын җиңеп, дүртлеккә керделәр. Ничә еллар дәвамында чемпион калган командалар белән уйнарга туры килде аларга. Соңыннан аз гына очко белән калышып, Алексеевск командасын җиңеп, өченче урын яулауга ирештеләр. Бу чынлап та, тир түгеп, азрак травма алып та яуланган җиңү булды. Әтнә өчен бик зур җиңү инде бу!- дип сөенә спорт мәктәбе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин.

Шул рәвешле, Татарстан чемпионатының иң көчле волейболчылары булып, Мөслим, Арча, Әтнә командалары саналды. 

Котлыйбыз, егетләр! Без Сезнең белән горурланабыз. 

Волейболчылар әле Аксубайда, алар иртәгә кайтыр юлга чыгалар. Исән-имин кайтуларын телик.

Фотоларны Ирек Мөхәммәтшиннан алдык. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев