Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

Спартакиаданың  быелгысы тәмам, җиңүчеләр билгеле

2017-2018 нче уку елы барышында төп һәм гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында барган XII  Спартакиада тәмам. Аның җиңүчеләре билгеле.

      Шулай итеп  спорт уеннары тәмамланды. Укучылар  спортның шахмат, бадминтон, өстәл теннисы, баскетбол, волейбол, хоккей, чаңгы,  мини футбол, пляж волейболы, җиңел атлетика төре буенча көч сынаштылар. Ел дәвамында җиңүчеләргә очколар куелып, һәр төр буенча урыннар билгеләнеп барды.  Гомуми очколарны исәпләп, җиңүчеләр билгеләнде.

Урта гомуми белем бирү уку йортлары арасында  XII  Спартакиада җиңүчеләре булып:

Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары, 355 очко белән – I урында,

Күңгәр мәктәбе укучылары,  335 очко белән - II урында,

Олы Әтнә мәктәбе укучылары, 329 очко белән – III урында.

Төп белем бирү мәктәпләре арасында:

Түбән Көек мәктәбе укучылары, 360 очко белән – I урында,

Олы Мәңгәр мәктәбе укучылары,  352 очко белән  -II урында,

Яңа Шашы мәктәбе укучылары,  326 очко белән - III урында.

                                  *******************

   Соңгы  мини футбол, пляж волейболы, җиңел атллетика буенча булган  ярышларның нәтиҗәләрен дә беләсегез киләдер.

XII Спартакиада кысасында уздырылган  мини футбол ярышында

урта мәктәпләр арасында:

Г.Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы студентлары – I,

Олы Әтнә мәктәбе укучылары - II,

 Күңгәр мәктәбе - III урында.

Төп мәктәпләр арасында :

Түбән Көек мәктәбе -I  ,

Олы Мәңгәр мәктәбе - II,

Яңа Шашы мәктәбе - III урында.

XII Спартакиада кысасында уздырылган  пляж волейболы уены нәтиҗәсе

Урта белем бирү уку йортлары арасында:

Олы Әтнә мәктәбе -I,

Күңгәр мәктәбе-II,

Техникум- III урында.

Төп белем бирү уку йортлары арасында:

Олы Мәңгәр мәктәбе-I,

Яңа Шашымәктәбе-II,

Түбән Көек мәктәбе – III урында.

XII Спартакиада кысасында уздырылган  җиңел атлетика ярышы нәтиҗәсе

Урта белем бирү уку йортлары арасында:

Күңгәр мәктәбе-I,

Техникум- II,

Бәрәскә мәктәбе – III урында.

Төп белем бирү мәктәпләре арасында:

Түбән Көек мәктәбе -I,

Күлле Киме мәктәбе -II,

Олы Мәңгәр мәктәбе – III урында.

Һәр ярышның җиңүчеләре Кубок һәм Дипломнар белән бүләкләнде, медальләр бирелде. Җиңүчеләрне котлыйбыз, үрләрегез, җиңүләрегез алда булсын.

Фотолар 360 очко белән 1 урын яулаган Түбән Көек мәктәбе сайтыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев