Р.С.Гиматдинов “Датсун-ОНДО” автомобиле белән идарә иткәндә, апрель аенда тоткарлана.
Аның алкоголь кулланып исерү сыйфатларын берничек тә күрмичә калырлык булмый: авызыннан аракы исе аңкып тора, сөйләшкәндә бераз тотлыга, йөзе һәм тән тиресенең төсе үзгәргән була.
Шуңа карамастан ул исереклеккә дә, медицина тикшерүе узудан да баш тарта. Әмма бу җаваплылыктан коткармый – РФ Юл кагыйдәләренең 2.3.2 пунктларын бозу дигән сүз ул.
Ә суд утырышында ул үз гаебен таный һәм үкенә. Р.С.Гиматдинов та РФ Хокук бозулар турындагы кодексның 12.26 маддәсе 1 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип табылды. Аңа да 1 ел да 6 айга кадәр транспорт чыганагы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү белән бергә 45000 сум күләмендә административ штраф билгеләнде.
Район хакимияте каршында эшләп килгән юл иминлеге комиссиясе тарафыннан бирелде
Нет комментариев