Эчтеңме – руль артына утырма!
Суд залыннан

Эчтеңме – руль артына утырма!

Кызганычка каршы, алкаголь эчемлек кулланган хәлдә транспорт руле артына утыручылар кимеми.

Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.8 маддәсе, 1 өлеше буенча гаепләнгән С.Г.Әхмәтов суд утырышына килмәде. Шулай да ул гаепле дип табылды һәм 30000 сум күләмендә административ штрафка тартылды, 1 ел да 6 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.

Мәгълүматлар район хакимияте каршында эшләп килгән юл иминлеге комиссиясе тарафыннан бирелде.
 


Нет комментариев