Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Гаепләрен танысалар да...

Район җәмәгать судының исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән райондашлар буенча чираттагы карарлары дөнья күрде.

Районда алкоголь кулланган хәлдә транспорт белән идарә итүчеләргә каршы көрәш бик катгый. Кызганыч, исерек килеш руль артына “кунаклаучылар” гына кимеми. 1 һәм 2 февраль көннәрне шундыйларның чираттагыларына – З.Р.Камалиевка, Р.Т.Гыйлаҗиевка карата суд утырышлары булды. Аларның үз гаепләрен тулысынча танып, башларын иеп утыруларын читкә куеп торыйк.

РФ юл кагыйдәләренең 3 пункты нигезендә транспорт йөртүченең исереклегенә дәлил булып 3 билгенең берсе тора. Беренчедән, авызыннан алкоголь исе аңкый. Икенчедән, басып торуы ышанычлы түгел, сөйләме начар, йөзе кызыл. Өченчедән үзен бу очракта тиеш булмаганча тота. Шул ук кагыйдәләрнең 2.7 пункты буенча транспорт чыганагы белән алкоголь яки наркотик исереклеге, реакцияне һәм игътибарны киметүче дару кулланган хәлдә, юл хәрәкәтендә катнашучыларны куркынычка куярлык дәрәҗәдә авыру яки арган хәлдә идарә итү тыела.

Әлеге ике ир-атка әйләнеп кайтсак, алар бу хакта яхшы беләләр – шуңа күрә судта үз гаепләрен тулысынча танулары хакында белдерделәр. Ә бит алар РФ Юл кагыйдәләре таләпләрен белә торып, аңлаган хәлдә бозганнар.

Суд карары нигезендә З.Р.Камалиев тә, Р.Т.Гыйлаҗиев тә РФ административ кодексының 12.8 маддәсе, 1 өлешен бозуда гаепле дип танылдылар.

Аларның һәрберсенә 30 мең сум күләмендә административ штраф салынды һәм 1 ел 6 ай дәвамында транспорт чыганагы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев