Шушы көннәрдә алкоголь эчемлек кулланган хәлдә автомобиль белән идарә итеп административ җаваплылыкка тартылучылар буенча хөкем карарлары үз көченә керде.
Илнар Җәләлетдинов РФ административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.26 маддәсе, 1 өлеше буенча каралган җаваплылыкта гаепле дип табылды — 30000 сум күләмендә административ штрафка тартылды һәм 1 ел да 6 айга транспорт чыганагы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.
Марат Хуснуллин да РФ административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.26 маддәсе, 1 өлеше буенча каралган җаваплылыкта гаепле дип табылды — 30000 сум күләмендә административ штрафка тартылды һәм 1 ел да 6 айга транспорт чыганагы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.
Үз гаебен танып, үкенгән Гафур Фазлыев та РФ КоАПның нәкъ шушы ук 12.26 маддәсе, 1 өлеше буенча гаепле дип табылды. Ул да 30000 сум күләмендә административ штраф түли һәм 1 ел да 6 айга транспорт чыганагы белән идарә итү хокукыннан читләштерелә.
Руль артына исерек килеш утырмыйк!
Район хакимияте каршында эшләп килгән юл иминлеге комиссиясе тарафыннан бирелде
Нет комментариев