Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Театр сәнгате

Ирада Әюпова: “Без бергә эшләргә тиеш”

Шушы көннәрдә районыбызда эшлекле визит белән мәдәният министры Ирада Әюпова булып китте.

Иң беренче эш итеп мә­дә­ният министры Габдулла Тукай исе­мендәге Әтнә татар дәүләт дра­ма театры бинасында театр артистлары һәм мәдәният хезмәткәрләре белән очрашты. Очрашу барышында Ирада Хафизян кызы катнашучыларның сорауларына җаваплар бирде.
Беркем өчен дә сер түгел, бө­тен дөнья икътисады өчен җитди сынау булган панде­мия шартларында да төрле эш­чәнлеккә кагылышлы өлкәләр югалып калмыйча, эшләрен кулдан килгәнчә дәвам иттеләр. Мә­дәният хезмәткәрләре дә читтә калмады, чаралар­ны онлайн оештырып, ха­лык­ның күңелен күрделәр. Рә­сем бәйгесе дисеңме, фо­тосүрәтләрме, шигырь белән җырмы – теләгәнендә катнаш. Шул ук вакытта җырлы – моңлы гаиләләр дә ачыкланып, халык хөкеменә куелды. Халкыбызның алтын мирасы – оста гармунчылар да, бер-берсе белән бик күп еллар дус-тату яшәгән гаиләләр дә читтә калмады. Иң матур ишегалды да, иң күп чәчәкләр үстерүче дә, тәмле ризыклар әзерләүчеләр дә – барысы-барысы онлайн форматта да, фотолар аша да тамашачы хөкеменә куелды.
Август аеннан мәдәни учак­­лар оффлайн режимда эшли башлады. Шуны гы­на көткәндәй, авылларда яшәүчеләр өчен район мә­­дәният хезмәткәрләре тарафын­нан әзерләнгән бик матур, зәвыклы концерт программасы тәкъдим ителде. Бәйрәмнәр уңаеннан район үзәгендә урнашкан “Туган як“ паркында үткән чаралар да беркемне дә битараф калдырмады. Интернет аша таныш кешеләрне карап утырганчы, аларның күз алдында чыгыш ясауларын сокланып, рәхәтләнеп алкышлап кабул итүгә ни җитә?! Ирада Әюпова да моңа очрашу барышында аерым басым ясап узды.
– Онлайн режимда эш алып бару ул бары тик төп эшебезгә ярдәмче буларак кына мөмкин. Бу – дөрестән дә мөмкинлек, әмма берничек тә төп эшебезне алыштыра алмый, – диде ул. Шул ук вакытта министр Әтнә театрының онлайн эшчәнлеген бөтен ил өчен үрнәк итеп күрсәтүен дә билгеләп узды. – Халкы иң аз җирлектә урнашкан булуына карамастан, онлайн форматта сезнең театр үз тамашачысын хәтта чит илдә дә эзләп тапты. Дөрестән дә, без бик талантлы, иҗади халык, – диде ул.
Ирада Әюпова шулай ук үзәк китапханәдә һәм Туган якны өйрәнү музеенда булды, шушы көннәрдә ачылачак Олы Мәңгәр мәдәният йортында эш барышына үз фикерен белдерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев