Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Театр сәнгате

Әтнә татар дәүләт драма театры тамашачыларга ишекләрен ача

Ура! Әтнә татар дәүләт драма театры да сентябрь аеннан спектакльләр куя башлый.

Социаль челтәрләрдән күренгәнчә, Әтнә татар дәүләт драма театрының беренче спектакле Туфан Миңнуллинның "Мулла" спектакле булачак. 

Моннан тыш, театр коллективы "ТЕАТРГА КИЛҮ КУРКЫНЫЧ ТҮГЕЛМЕ?" дигән сорауга да:

- Әлбәттә, юк! Сентябрь аенда булачак спектакльләребездә барлык саклык чаралары күреләчәк. Залга тамашачы "шахмат" тәртибендә утыртылачак, - дип языла анда. Һәм тамаша залында утыру тәртибен сурәтләгән фото да урнаштырыла.



Сентябрь аенда тамашачы тарафыннан яратып кабул ителгән " МУЛЛА",  "ӘНИЕМНЕҢ АК КҮЛМӘГЕ",  "КҮЗ НУРЛАРЫМ" спектакльләре күрсәтеләчәк.

Ф. Кадимов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев