Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тимер үзәклеләр

Ат караучы Мәдинә

Кит инде, диярсез, сез. Хатын-кыз эшемени инде ул?

Кызганыч, ачлык-ялангачлык белән өлкәннәр хәтерендә әле дә сакланган сугыш елларында җан асрау өчен әнә шундый эшләрне дә башкарырга туры килгән. Күәм авылында гомер кичерүче Мәдинә әбекәй Ихсанова ул чакларны әле дә тыныч кына сөйли алмый. “Әти атлар карый иде минем. Инде яше өлкәнәеп, чамасы калмагач, мине янына чакырып алды. “Кызым, өстеңә кияргә киемең дә юк бит, бик салкын, минем урынга кереп каласың мәллә? Атлар янында , җылыда булыр идең”, – диде. “Атлардан курыкмасаң”, – дип тә өстәде. Нинди курку ди ул. Карадым, атларны бик ярата идем...” Мәдинә апаның сөйләгәнен тыңлап, ирексездән сорап куям – Ничә сыйныф укыдыгыз? “И, ул вакытта укулар юк инде... Өч сыйныф тәмамладым мин” ... Эх, бигрәкләр жәл. Вакытында белем алган булса, әллә нинди дәрәҗәләргә ирешер иде дә бит... Бик тирән фикерле, бай телле, бик сөйкемле карчык булып керде ул күңелгә. Зиһене дә Сөбеханалла.
Ерак 1953 елларда килен булып төшә Мәдинә әбекәй Күәм авылына. Мари Комыргуҗасына кунакка килеп йөргән Исмәгыйль атлы егет бер күрүдә ошата аны. Мәдинә башта егетне дус кызы белән таныштырмакчы булып та азаплана әле. Әмма, егет үзенә пар итеп кызның үзен күптән сайлап куйган була шул инде. Әнә шул чаклардан илле елдан артык иңне-иңгә куеп, бер-берсен яратып һәм хөрмәт итеп яши алар. Өч кыз һәм бер егет үстерәләр. “Исмәгыйлем бик акыллы иде, бик матур яшәдек”, – дип искә ала Мәдинә әбекәй. Бар эшне дә бергә башкаралар алар, яшьләй эшләп үскән Мәдинә эшне ир-ат яки хатын- кызныкына беркайчан да аермый. Бүген улы Зәкәрия һәм килене Диләрә тәрбиясендә яшәгән, килен булып төшкән нигезендәге өйне салганда да бар авырлыкны тормыш иптәше белән тигез күтәрә ул.
Мәдинә әби Ихсанова шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп узды. Бу көнне аның янына барлык балалары, онык-оныкчыклары җыелган иде. Алдагы көннәрдә дә әнә шундый хөрмәт эчендә, сәламәт булып, тынычлык белән яшәргә язсын дип телик аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев