Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тимер үзәклеләр

Эшләмәгән эш калмады

Мәсирә әби Хөснетдиновага да туксан яшь тулды

Мәсирә әбиләр гаиләдә җиде бала үсәләр. Бүгенге көндә җиде баланың иң олысы булып кала ул. Өч кыз бертуганнар. Мәсирә әбекәй үзе тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, кызы Гөлсинә өч баласын ятим калдырып, 33 яшендә Казахстан якларында вафат була. Шунысы үкенечле, Мәсирә әби аның каберенә дә бара алмый. Кабере бик еракларда калган.
Яшь вакытта Казан шәһәренә китеп, заводларда эшли. Аннары авылга кайтып, кияүгә чыга. Биредә гомер буе колхозда төрле эшләрдә эшли. Печәнен дә чаба, чөгендер, бәрәңгесен дә ала.
– Эшләмәгән эш калмады. Тормыш булгач, төрле хәлләр булды, – ди Мәсирә әби.
 Бүгенге көндә Шәкәнәчтә олы малае Хәйдәр гаиләсендә кадер-хөрмәттә гомер итә. Кызы Резеда да төп йортның еш кунагы.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев