Исән чакта хөрмәтләп калыйк
Иске Мәңгәр авылында гомер кичерүче Ахунҗан абый Газизовка шушы көннәрдә 90 яшь тулды.
Ахунҗан абыйның да бала чагы, яшүсмер еллары яшьтәшләренеке кебек үк дәһшәтле сугыш елларына туры килә. Тормышның авыр йөген әнә шул вакыттан ук тартырга туры килә аңа. Әнисе үлеп китеп, алты бала үги әни белән үсә алар. 13 яшьлек үсмергә 15 яшьлек апасы белән бергәләп урман кисәргә дә барырга туры килә. Ул чактагы күргәннәрен, ачлыктан интеккәннәрен гомер буе хәтер түрендә саклый Ахунҗан абый. Иң курыкканы – ачлык була аның. Шуңа да балаларына кечкенәдән үк “Теләгән нәрсәгезне ашагыз”, – дип өйрәтә, табыннары гел мулдан була аларның.
Тормыш иптәше Нурдидә апа белән биш бала тәрбияләп үстерәләр – дүрт егет һәм бер кыз. Һәркайсы тормышта үз урынын тапкан. Бер уллары гаиләсе белән Биектауда яшәсә, калганнары әти-әни яныннан ерак китмәгән. Дүрт улына дүрт йорт салып биргән кеше ул Ахунҗан абый. Уллары да үзе кебек, уңган-булган. Илһамнары күрше-тирә авылларда танылган балта остасы. Авылда күп еллардан бирле почтальон хезмәтен зур тырышлык белән башкарып, авылдашлары хөрмәтен казанган тормыш иптәше Резеда белән ике кыз үстерделәр. Сеңелләре Илһамия исә гаиләсе белән Олы Мәңгәр авылында яши, күмәк хуҗалыкта бозаулар карый.
Олы юбилее уңаеннан әти-әниләре янына төп нигезгә барлык балалары да җыелган иде Газизовларның. Юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева килде. Олы Мәңгәр авыл җирлеге рәисе Фәнис Төхвәтуллин, җирлек ветераннар советы рәисе Хәлимә Закирова да Ахунҗан абыйны чын күңелдән олы юбилее белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.
Озак еллар тимерчелектә эшләп, тормышын туган колхозына багышлаган хөрмәткә лаек затны “Мәңгәр” күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Тәлгать Мостафин үзе дә шәхсән котлап узды. Монысы инде өлкән яшьтәге колхозчы өчен хөрмәтнең иң олысы. Тырыш хезмәтләре белән авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткән өлкән абый-апаларны шулай зурлау матур гадәт булып китсә, бигрәк тә күңелле булыр иде. Алар моңа бик лаек.
Автор фотосы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
14 август 2022 - 08:07Яшьлегемдә кала алмадым Шигърият Кышкы кичтә тәрәзәгә багам: Уйлар илтә әллә кайларга.6000
-
13 август 2022 - 20:00Әтнәдә юл һәлакәте булган Бүген 15:40 Әтнә белән Бәрәскә юлында авария булган.12000
-
13 август 2022 - 16:01Әткәй кулларының җылысы Исләремә төшә гамьсез чагым: Офыкларда кояш сүрелгәч, Әй йөгерә идем, каршыларга Чат башында әткәй күренгәч.12000
-
13 август 2022 - 15:53Туган нигез туфрагы Туган нигез туфрагы ның тарту көчен, чит җирләрдә олыгайгач кына беләсең ахрысы.11500
-
13 август 2022 - 12:47Сатып алганда брак күлмәк эләксә, аны кибеткә кире кайтарып буламы? – Без хатын-кызлар бигрәктә, матур күлмәкләр күрсәк, аның яныннан тыныч кына үтеп китә алмыйбыз. Сатып алынган күлмәктә җи алынган күлмәктә җи теш сезлеклр ачыкланган очракта ниш ләргә?11900
-
13 август 2022 - 10:45Хатынына урындык ыргытып, башын тишкән Ир белән хатын – куш тирәк: төбе бер дә тамыры бер. Татар халкында ир белән хатын турында нинди генә мәкальләр юк. Ир белән хатын арасына кермә, дип тә әйтәләр әле безнең халыкта. Тик чынбарлык башкачарак шул.17200
-
13 август 2022 - 07:42Бер атнада 30 очрак августтан 7 августка кадәр аралыкта район юлларында машина йөртүчеләр тарафыннан 30 юл кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.13600
-
12 август 2022 - 15:1314 яшьлек хоккейчы СКА күнегүләрдән соң вафат булган - алка йөрәк өлкәсенә эләккән Табиблар коткару өчен кулдан килгәннең барысын да эшләделәр., - дип яза KAZANFIRST.17600
-
12 август 2022 - 14:107 айда - 341 арест Россия административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.25 маддәсе, I өлеше нигезендә, административ законда каралганча административ штрафны тиешле срогында түләмәү, аны икеләтә күләмдә түләүгә яки 15 тәүлеккә кадәр административ арестка. яисә, 50 сәгатькәчә мәҗбүри эшләр башкаруга китерә.16800
-
12 август 2022 - 12:30АО «Транснефть – Прикамье» завершило подключение участков нефтепроводов после реконструкции в Пермском крае АО «Транснефть – Прикамье» выполнило технологическое подключение двух реконструированных участков магистральных нефтепроводов (МН) Холмогоры – Клин и Сургут – Полоцк, проходящих через автодорогу Пермь – Екатеринбург в Пермском крае.10600
-
12 август 2022 - 08:03Новости «Агрополии»: добавили сервис просмотра «Паспортизация полей» ИС АПК РТ «Агрополия» – единая цифровая экосистема, собирающая данные с хозяйств, районов, информационных систем регионального и федерального уровней.13500
-
11 август 2022 - 17:14Татарстанда ковидтан авыручылар саны өч атнадан артыр дип көтелә Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны Россия башкаласындагы күрсәткечләргә бәйле рәвештә артачак. Бу хакта Төбәк белән идарә итү үзәгенең туры эфирында Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде.13600
-
8 август 2022 - 10:11Ислам Шакиров, Иске Өҗем авылы
-
29 июль 2022 - 08:31Олы Әтнәдә чүп контейнерлары урнаштыралар
-
12 август 2022 - 08:03Новости «Агрополии»: добавили сервис просмотра «Паспортизация полей» ИС АПК РТ «Агрополия» – единая цифровая экосистема, собирающая данные с хозяйств, районов, информационных систем регионального и федерального уровней.13500
-
10 август 2022 - 08:19Татарстанда миллион тоннага якын ашлык җыеп алынган Татарстанда миллион тоннага якын ашлык җыеп алынган, барлык мәйданның 16 проценты суктырылган. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.17000
-
12 август 2022 - 12:40Балаларга сумкалар өләштеләрАй дәвамында барган "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясенә нәтиҗәләр ясалды.48200
-
5 август 2022 - 10:05Мөгезле эре терлек тиреләре алабыз, эч майлары да җыябыз Телефон 89534083730,8962559293432200
-
12 август 2022 - 12:40Балаларга сумкалар өләштеләр Ай дәвамында барган "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясенә нәтиҗәләр ясалды.48200
-
11 август 2022 - 11:21Әтнәдә тагын бер исерек йөртүчегә суд булды Алкоголь эчемлек кулланган хәлдә транспорт руленә менеп кунаклаучылар кимеми.24101
-
12 август 2022 - 15:1314 яшьлек хоккейчы СКА күнегүләрдән соң вафат булган - алка йөрәк өлкәсенә эләккән Табиблар коткару өчен кулдан килгәннең барысын да эшләделәр., - дип яза KAZANFIRST.17600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика