Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тимер үзәклеләр

Күпме күргән, күпме кичергән...

Олы Әтнә авылында яшәүче Сәгүрә Хәкимова узган гомерләрен күз алдына китереп әнә шулай ди. Дөрестән дә, 90 ел гомер эчендә агы да, карасы да, шатлык-кайгысы да бик күп булган.

1930 елда дөньяга килгән кыз, вакыты җиткәч,авыл мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлый. “Әнә шуннан соң колхоз эшенә җигелдем дә инде”,  – дип искә ала ул. Яшьтәшләре кебек, ул чорның барлык авырлыгын, ачысын-төчесен татырга туры килә кызга. Ирләр рәтендә эшләгән кызның тырышлыгын күреп, Молотов урманнарына җибәрәләр. Алты ай чит җирләрдә йөреп кайта кыз. “Салкын, ашарга юк”, – дип искә ала ул бу чорны. Ир-атлар белән бер бригадада булуы гына коткара аларны, бердәм булулары, бергә-бергә дус-тату булып эшләүләре белән авырлыкларны җиңәләр. Яшьлек белән бар да – ашарга кытлык та, көнне- төнгә ялгап эшләүләр дә онытыла.
1953 елда тормышка чыга Сәгурә апа.  35 ел пар булып яшиләр, дүрт балага тормыш бүләк итәләр. Бүгенге көндә улы Фәрит тәрбиясендә гомер кичерә ул. Кызы Илсөя дә Олы Әтнәдә яши. Кызганыч, олы улы гына 2002 елда бакыйлыкка күчә.
Сәгурә апа бик ачык, аралашучан, бүген дә вакытлы матбугат белән танышып бара, ил-көндә барган вакыйгалардан хәбәрдар. Һәр сүзе төпле, уен-көлкесен дә урынына күрә матур итеп әйтеп бирә. Шигырьләр белән сөйләшергә ярата. Менә аларның берничәсе:
Таң атканын шуннан беләм,
Күктәге аклык белән.
Мин сезләрне тәбрик итәм
Бүгенге шатлык белән.
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Гөлзада.
Таң йолдызы – Чулпан нуры,
Сезнең барыгызга да.
Сәгурә апа бүгенге тормышыннан бик канәгать. Киләчәктә дә шулай сәламәт булып, кадер-хөрмәттә, озак еллар гаиләсенең нуры булып яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев