Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тимер үзәклеләр

«Матур Фоадия»

Вилданова Фоадия үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы алды.

Аны шушы олы юбилее белән Яңа Шашы авыл җирлеге башлыгы Марат Сабирҗанов котлады. Авыл җирлеге башлыгының Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән котлауларын юбиляр дулкынланып тыңлады. Шулай булмый ни, олыгайган көндә бигрәк кадерле ул җитәкчеләрдән җылы сүзләр ишетү.
Районыбызның Чишмәле Сап авылында, 1930 елның 5 апрелендә дөньяга килә ул. Хезмәт юлын да күмәк хуҗалыкта башлый. Аның фермада лаборант-хисапчы булып эшләгән елларын әле дә искә алалар.
Тормышның ачысын-төчесен нык татый Фоадия Зариф кызы. Сугыш чоры һәм аннан соңгы авырлыкларны, шул чорда яшәгән һәркем кебек үк, ул да кичерә. Хәер, 1960, хәтта 1970 елларга кадәр авыл кешесенең тормышы искитәрлек булмый. Әмма сынмый, сыгылмый Фоадия апа; шат кәефен, күңел күтәренкелеген җуймый. Фотосына да: “Сөбханалла, күз тимәсен үзенә”, дип карый күрегез. Кушаматы гына ни тора аның – “Матур Фоадия” бит ул!
Килене Ильсия исә, беренче чиратта, аның сабырлыгын ассызыклый.
– 34 ел бер түбә астында яшәү чорында бер тапкыр да сүзгә килмәдек, үз әнием кебек ул миңа. Гомере буе сабырлыгы белән сокландырды, әле дә шундый, – дип елмая.
Бүгенге көндә кызы, малае тәрбиясендә яши Фоа­дия апа. Аның оныклары да, оныкчыклары да бар. Булганга шөкер итеп, алга таба ышаныч белән карап яшәвенең төп сәбәбе – намазда булудадыр, мөгаен. Менә шулай куанып яши юбиляр – Чишмәле Сапның “ак әби”е.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев