Алмадан повидло
1,5 кг алма, 1 кг песок, 250 мл су, 1 б.к. корица
Алмаларны дүрткә бүлеп, кабыгын әрчеп, эчен алырга. Кәстрүлгә алмаларны һәм су салып 15-20 минут пешереп алырга. Пешкәч блендер белән изәргә (пюре) ясарга. Һәм шуңа песок, корица салып берәр сәгатькә якын куерганчы пешерергә.
Гөлгенә Сабитова рецепты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев