Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Алмалы, җимешле, чикләвекле пирог

Гөлгенә Сабитовадан тәмле пирог рецепты.

Камыры:
1) 100 гр йомшарган сыер мае,
2) 100 мл җылымса су,
3) 1 а.к. чүпрә,
4) 1 а.к. песок,
5) 1 б.к. тоз,
6) 1 йомырка,
7) кирәгенчә он.
Чүпрәне суда җебетеп алырга. Һәм калган әйберләрне кушып камыр басарга. Камырны 30 минут ял иттерергә.
Камыр ял иткән арада:
2 алманы дүрткә бүлеп, кабыгын әрчеп, юкарак телемләргә турарга . Бераз кара җимеш юып турадым, әстерхан чикләвеген турап җибәрдем.

Майланган табага камырны җәеп куярга. Камыр өстенә туралган алмаларны тездем, аның өстенә җимеш, чикләвек сиптем. Өстенә бераз сгущёнка сибеп җибәрдем. Пирогны шулай гына да пешерергә куеп җибәрсәгез була. Мин өстен бераз бизәп җибәрдем. Духовкада тәмле, хуш исле булып пеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев